TEACHERS' ZONE...
там, где забота о будущем поколении

Пятница, 26.04.2024, 22:40

Приветствую Вас Гость | RSS |
Главная
| Чын мөгаллим | Регистрация | Вход

Чын мөгаллим

Мөгаллим - укытучы да, мәгарифче дә һәм иң яхшы тәрбиячедер, вазифасын җиренә җиткереп эшләгән чакта бер милләтнең язмышына юнәлеш бирүче олы бер заттыр. Әйе, ул күңелләр белән эшләүче бер оста, илләрне түгел, күңелләрне яулап алган бер гаскәр башлыгы һәм шул ук вакытта яңа нәселләргә яктылык җибәрүче бер кояштыр.
Никадәр оят ки, мондый бер олы затның кыйммәтен аңламыйбыз һәм бу серләр галәменең тәрҗемәчесенә хәзерге җәмгыятебездә кирәк булган игътибарны күрсәтмибез.

Бәлки, бу һөнәр иң аз керемле булганлыктан, бәлки, башка сәбәпләрдән ул вазифасында тагын да сабыр. Ул дан да теләмәс, дәрәҗә дә. Аның иң бөек мал-мөлкәте - мәктәбе һәм укучылары.

Күңел шуны тели: яңа нәселнең чип-чиста рухларын ялтырап торучы фикерләр белән бизәгән мөгаллимнәребез һәрвакыт алдыбызда булсыннар. Башка һөнәр ияләрендә булган мөмкинчелекләр иң беренче итеп мөгаллимнәребездә булса иде. Бу фикер танылырга һәм аңлашылырга тиеш, җәмгыятебездә иң зур игътибар мөгаллимнәребезгә күрсәтелергә тиеш. Чөнки дөньяга әүвәл адымнарын ясаган балага барачак юлны иң дөрес итеп ул күрсәтер. Әйе, мөгаллим - орлыкны утыртучы һәм шул ук вакытта үсентеләренә су сибеп торучы бер бакчачыдыр.

Моңарчы мәгарифне күрмәгән надан бер халык, чын мөгаллимнәрне танып, фәрештәләр дәрәҗәсенә җитәр. Тарихта билгеле, күпме халыклар мөгаллимнәр ярдәмендә мәдәният һәм мәгариф чорына кергәннәр.

Китаплар, газеталар һәм телевидение кешегә кайбер әйберләрне өйрәтә ала,  әмма беркайчан да чын тормышны һәм тормышның кеше эчендә ничек итеп агып баруын өйрәтә алмас. Һәр көн аерым бер дулкынлану һәм борчылу белән укучының күңеленә кергән һәм дәресендә укучысының рухында сөртелмәс төсле сызыклар калдырган мөгаллим - урыны алыштырылмас бер өйрәтүче.   Шуңа күрә хәзерге көндә һәр әйберне җиңеләйтү ысулы саналган көнбатыш методы белән шәкерткә кайбер әйберләр бирелсә дә, һичбер вакыт яхшы үрнәкләр бирелмәячәк һәм гыйлемнең максаты   өйрәтелмәячәк. Бу матур белемнәр йөзе хакыйкать белән ялтырап торучы, карашлары тирән булган һәм укучыларына бирәчәк һәр мәгълүматны күңел иләгеннән үткәргән мөгаллим аша гына бирелә алачак. Чөнки укытучының укучысына тәэсире әти, әни һәм җәмгыять тәэсиреннән кат-кат өстенрәктер.

Мөгаллимнәрнең вазифасы бик изге, чөнки пәйгамбәрләрдән һәм шәһидләрдән соң Аллаһ алдында колларның иң сөеклеләре мөгаллимнәрдер. Чөнки һәр нәсел башта укытучының оста куллары ярдәмендә рәвешләнә. Чип-чиста зиһеннәр аның белән камиллеккә ирешә, кешеләр аннан алган тәрбия ярдәмендә хыялын төзи. Әлбәттә, болар укытуны эш буларак түгел, сөю буларак күргән мөгаллимнәр аша башкарыла.

Мөгаллимнәребез, вазифасы кирәклеген белеп, Ватаныбызның төрле почмакларына ашыгы-ашыга барырлар. Һәр җирдә аларның тавыш һәм сулышлары ишетелер. Кайвакыт тавыш ишетерсез бик ераклардан. Бу тавыш - эш газаплануларына татлы бәла диюче мөгаллимнең тавышыдыр. Ул алдына чыккан һичбер барьерга алданмас, чөнки ул яшәү тәме белән түгел, яшәтү тәме белән гомерен алып бара.

Бу ягы белән, бәлки, караңгы һәм газаплы бер галәмдә яшәр, әмма һәр нәрсәне ул яктыртыр. Наданлык белән ул көрәшер, кальбләрне (күңелләрне) ул нурландырыр, һәртөрле авырлыкка каршы олы эшен рәхәтлек эчендә алып барыр. Караңгы төннәр аның биргәне белән яктырыр, салкын кышлар аның эссе сулышы белән җылыныр. Һәм күңелләр һәрвакыт аның белән бәхеткә ирешер.

Хәзер җәмгыятебезнең иң хөрмәтлеләрдән хөрмәтле кем булганын әйтә алабыз. Мөгаллим! Әйе, чүлгә хәят бирүче ул, чәчәккә ис бирүче дә ул, яшьләрнең зиһеннәрен ул яктыртыр. Һәм күңелләр аның белән рәхәт табар.

Категории раздела

Видео [3]
Аудио [0]
Стихи [1]

Наш опрос

Кто Вы?
Всего ответов: 124

Статистика



Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Форма входа

Поиск

Календарь

«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Архив записей

Block title

Block content