TEACHERS' ZONE...
там, где забота о будущем поколении

Пятница, 29.03.2024, 14:18

Приветствую Вас Гость | RSS |
Главная
| Каталог статей | Регистрация | Вход

Главная » Статьи » Семья

Кыйбла гаиләдә тәрбияләнә

Берничә көн элек редакциябездә булып үткән "түгәрәк өстәл” әнә шундый зур төшенчәләрне колачларга тырышты. Әңгәмәне ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, "Диалог-Авразия” халыкара хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Разил Вәлиев алып барды.

Сөйләшүдә тарихчы-этнолог Дамир Исхаков, депутат һәм әдип Туфан Миңнуллин, ТР Хөкүмәте каршындагы ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Борис Хафизов, Казандагы күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә төрек теле укытучы Фатих Котлы, "ДА” халыкара журналының Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе Рәсим Хөснетдинов, "Энҗе бөртеге” рухи-мәдәни мәркәзе җитәкчесе Гөлфия Гайнетдинова, БТК башкарма комитетының бүлек мөдире Фәрит Уразаев катнашты.

Сөйләшүне "ВТ” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров башлап җибәрде.

Минназыйм Сэфэров

М.Сәфәров: Мөхтәрәм җәмәгать, "Ватаным Татарстан” газетасы редакциясендә бүген чираттагы "түгәрәк өстәл”. Халык алдына килеп баскан авыр, катлаулы сорауларга җавап эзләгәндә без гадәттә сөйләшүнең менә шушы формасын кулланабыз. Гаиләгә, илгә, дәүләткә авырлык килгәндә киңәшеп алу, фикер белешү дигән нәрсә бар татарда. "Түгәрәк өстәл”нең өстенлеге – минусларны һәм плюсларны уртага салып сөйләшү. Бүгенге җыелуыбызның темасы "Гаилә. Милләт. Дәүләт” дип алынса да, сүзнең җанисәп турында да барачагы аңлашыла торгандыр. Бу сынауны ничек үтәрбез, киләчәктә милләтебез нинди булыр, милләтнең, гаиләнең, дәүләтнең вазифалары сакланырмы? Әлбәттә, зыялылар, күренекле шәхесләр, депутатлар, галимнәр, журналистлар, гомумән, берәү дә бу сораулардан читтә калырга тиеш түгел. Яшерен-батырын түгел: соңгы вакытта гаиләнең вазифалары, җәмгыятьтә тоткан урыны кире якка таба үзгәреп бара. Шуңа күрә бүгенге сөйләшүдә күп мәсьәләләр күтәрелер дип уйлыйм.

Разиль Валеев

Р.Вәлиев: Гаилә, милләт, дәүләт проблемасы – хәзерге көндә татар халкы өчен дә, башка халыклар өчен дә иң зур проблемаларның берсе. Бүгенге "түгәрәк өстәл”не "Ватаным Татарстан” газетасы белән "ДА”- "Диалог Авразия” Платформасы бергәләп үткәрә. Әлеге халыкара платформа – иҗтимагый оешма. Ул Россия һәм Төркия тәкъдиме белән моннан дистә ел чамасы элек оештырылды.

Бүген милләтебезне саклап калу, үстерү, ныгыту, аны киләчәккә алып бару өчен нинди мөмкинлекләребез бар һәм алардан ничек файдаланабыз? Юкка гына бу "түгәрәк өстәл” "Гаилә. Милләт. Дәүләт” дип аталмый, чөнки бу өч төшенчә бер-берсе белән бик нык бәйләнгән. Әгәр гаилә турында сөйлибез икән, башта татарның традицион гаиләсе нинди булганын искә төшерик. Элек патриархаль, традицион гаиләнең татарда өч буыннан торганын яхшы беләбез. Үзебез дә шушындый гаиләдә үстек. Әби белән бабай – беренче буын, аннан соң – әти белән әни, аннан соң балалар. Хәзер, кызганыч, андый гаиләләр көннән-көн кими бара.

Милләт – шулай ук олы бер гаилә. Әгәр дә без милләтебезне зур бер гаилә, татарның чын мәгънәсендә тату, дус, гореф-гадәтләрен онытмаган олы гаиләсе дәрәҗәсенә күтәрә алабыз икән, берсүзсез, аның ныклыгын арттырачакбыз. Мондый милләт инде чын мәгънәсендә тулы канлы тормыш белән яшәргә лаеклы милләт, бу милләтнең гомере озын булыр дип әйтергә була. Ә дәүләтнең вазифасы нидән гыйбарәт? Дәүләт ул – шушы "милләт” дип аталган зур гаиләнең йорты. Ә йортта һәрвакыт тәртип булырга тиеш. Дәүләт шушы тәртипне урнаштырып, законнарга таянып, карарлары, тоткан юнәлеше, программалары белән милләткә яшәү өчен шартлар тудыра. Әгәр дә инде дәүләт аягында нык басып тормый икән, билгеле, аның мөмкинлекләре дә зур була алмый. Без әле чын мәгънәсендә аякка баскан дәүләтчелегебез бар дип әйтә алмыйбыз. Димәк, бүген милли гаиләнең – милләтнең яши торган йорты – дәүләте бөтен яктан корылып бетмәгән. Шуңа күрә дәүләтнең кайбер вазифаларын гаилә һәм милләт үзенә алырга тиеш була. Менә шунлыктан безнең гаиләгә – татар гаиләсенә – дәүләте булган гаиләгә караганда йөк күбрәк төшә.

Дамир Исхаков

Д. Исхаков: Мин этнограф буларак шуны әйтә алам: егерменче йөз башында безнең татар гаиләсендә уртача биш-алты бала бар иде. Шул исәптән зур гаиләләр дә бар иде. Әйтик, нократ татарларында 25-30 кешелек гаиләләр гадәти булган. Алар бер йортта торган. Өч-дүрт яшь гаилә (әти-әни, әби-бабайлар да) барысы бергә зур гаилә булып яшәгән. Хәзер без гади гаиләгә күчтек. Моның сәбәпләре төрле. Әүвәл безне шәһәрләшү нык кына үзгәртте. Хәзер авылда әби-бабайлар гына торып калды. Яшьләрнең күбесе шәһәргә китте. Фатир мәсьәләсе дә мөһим. Мәсәлән, удмурт галимнәре, әгәр һәр удмурт гаиләсенә аерым фатир бирелсә, бездә удмурт кешеләре күп булыр иде, дип әйтә иде. Андый фатир булса, күпләп бала табу бетә ул. Хәзерге шартларда шәһәр якларында никахка төрле яктан һөҗүм бара. Шуңа күп кенә гаилә таркала, бөтен дөньяда шулай. Әйтик, Америкада берничә елдан гаиләләрнең яртысы таркала. Аннан яңадан өйләнәләр, яңадан таркалалар. Билгеле, мөселман гаиләләре ныграк, ул элек тә шулай булган.

Хәзер катнаш никахлар күп. Әмма татарлар, мөселман булсалар да, кайбер шартларны белеп бетерми. Мөселманнар хатын-кызны читкә кияүгә бирми, ә үзләренең башка диндәгеләрне кияүгә алырга хакы бар. Мөселманнарның санын элек читтән алу арттырган. Ә хәзер катнаш гаиләләрне уйламыйча кору сәбәпле, еш кына безнең милләт вәкилләре читкә китеп бара. Татарда милләтне традицион билгеләү атадан килгән. Ул вакытта, читтән килен төшсә дә, ул татар булып киткән. Мин еш кына Татарстаннан читтә яшәүче татар гаиләләрен күзәтәм. Аларның бездән аермалары нәрсәдә? Дәүләткә өмет итмичә, алар үз балаларын гаиләдә тәрбияләүгә күнеккән. Ә без социализм вакытындагы кебек яслегә, бакчага өметләнәбез. Анда мохит безнеке түгел, шуңа күрә анда үскән балалар еш кына татар булып чыкмый, ә Америкада, Финляндиядә татар баласы өйдә, гаиләдә тәрбияләнә. Шуңа татар теле онытылмый. Аларга ислам дине сеңдерелә. Анда татар гаиләләре арасында аралашу механизмнары да бар. Менә бездә андый нәрсә юк. Без бит инде монда мәхәлләнең нәрсә икәнен оныттык. Ә Хельсинкида татар мәхәлләсе эшләп килә. Аның төп бинасы бар, мәчет тә, клуб та шунда, театр да куялар, ял көне мәктәпләре дә шунда эшли. Баланы гаиләдә тәрбияләсәң, ул телне, гореф-гадәтләрне онытмый. Ә безнең шәһәрләрдә ул механизм эшләнмәгән. Иң элек мәхәллә структурасын төзергә кирәк. Шунысы кызык: Татарстан эчендәге урысларда коллективизм безгә караганда көчлерәк. Алар татар кебек дәүләттән әллә нәрсә өмет итмиләр. Мәскәү ерак. Шуңа күрә гадәттә үзләренә таяналар, бер-берсенә ярдәм итәләр. Ә татар дәүләткә өметләнеп тора.

Р.Вәлиев: Дамир әфәнде, мәхәллә, бәлки, киләчәктә оешыр, дисез. Ул оешсын өчен бер милләт вәкилләренең бер җирдә тупланып яшәве кирәк бит. Ә бүген андый тупланып яшәү юк. Әйтик, Казанда Яңа бистәдә элек татарлар тупланып яши иде. Иске йортларны сүтеп ташлагач, алар бөтен шәһәргә таралды. Киресенчә, чәчелүгә таба бара татар.

Д.Исхаков: Казан тирәсендә татарлар яшәгән бистәләр дә бар әле. Мәсәлән, минем хатын Северный бистәсеннән, анда күпчелек – татарлар. Алга таба шәһәр эчендә яшәү бетәчәк. Чөнки нормаль җәмгыятьләрдә халык шәһәр читенә, табигать кочагынарак күченә. Элек барып урнашкан җирендә татар мәчет салган, мәчет янында мәктәп ачкан. Бездә бу система җимерелгән, әмма алга таба шуңа кайтырбыз дип уйлыйм. Ул яктан өмет бар. Катнаш никах дигәннән, безнең балаларның яртысы катнаш мәктәптә укый, әгәр алар аерым-аерым укыса, катнаш никахка тартылмас иде. Шул мәктәп эчендә бергә үсеп, тәрбияләнеп, алар аерымлылыкны оныталар. Чикләр бетү катнаш никахка китерә. Янә үзебезнең кызлар мәктәпләре дә булырга тиеш. Аерым-аерым тәрбияләнсәләр, катнаш никахлар әзәер.

Туфан Миннуллин

Т.Миңнуллин: Милләтне иң әүвәл аның теле билгели. Гомумән, адәм баласын тәрбияләүдә гаилә беренчел роль уйный. Әгәр гаиләдә тиешле тәрбия алмаса, бөтен мәктәпләр, хөкүмәтләр, президентлар көчәнеп тә бернәрсә эшләтә алмый, милицияне полициягә алыштырып та бернәрсә эшләтеп булмый. Шуңа күрә төп тәрбияне, нигезне адәм баласы гаиләдә ала, дип әйтәм дә. Гаиләдә телебезне сакларга телибез икән, иң элек без балаларны түгел, әти-әниләрне тәрбияләргә тиеш. Әле генә татар кызлары гимназиясе телгә алынды. Гаҗәеп бер күренеш анда. "Соңгы кыңгырау” дигән чыгарылыш кичәсендә булдым мин. Шул кичәне бер вьетнам кызы белән бер рус кызы алып барды. Алар татар кызларыннан әйбәтрәк белә татар телен. Вьетнам кызының әнисеннән мин, бу уңышка ничек ирештегез, диеп сорадым. "Без урысча белми торган татар хатынын тәрбияче итеп алдык. Бөтен тәрбияне татар телендә алып барды. Без кысылмадык, аңа ярдәм генә иттек”, – дип сөйләде ул. Вьетнам кызы татарчаны да, үз телен дә белә, рус телендә дә сөйләшә. Менә гаиләдә нәрсә эшләп була. Рус кызы да, үзбәк кызы да татарча яхшы белә. Әгәр ата-ана гаиләдә татар теле укытырга, татарча тәрбия бирергә теләми икән, монда дәүләт тә берни эшли алмый. Мин монда дәүләтнең роле юк диеп әйтергә җыенмыйм. Әмма үз балама телемне, милләтемне өйрәтмәсәм, беркем берни эшләтә алмый. Минем татар мәктәпләрендә булганым бар. Татар мәктәпләренә балаларын бирмәүче ата-аналар белән очрашуга чакырганнар иде. Ялгышмасам, 46 нчы мәктәпкә. Кычкырып каршы торалар инде. Бүген төп игътибар гаиләгә булырга, калганнары аңа ярдәм итәргә тиеш. Милли оешмалар да, дәүләт оешмалары да татарча тәрбия алган, бөтен гореф-гадәтләрне белгән балаларга шушы мохиттә яшәр өчен ярдәм итәргә тиеш. Милләтнең үзаңы булырга тиеш. Президент указы белән, син татар бул, дип тә әйтеп булмый. Милләтнең үзаңы булса, без үзебезне саклап кала алачакбыз. Безнең бөтен эш – милли үзаң тәрбияләү. Без тырышабыз тырышуын, ләкин эш бик авырлык белән бара.

Р.Вәлиев: Туфан абый, чыннан да, милләтне саклап калу өчен ике төп нәрсә кирәк. Сез аның берсен әйтә башладыгыз инде. Ул – милли аң. Икенчесе – дәүләт ярдәме. Россия Конституциясенең 26 маддәсендә язылып та куелган: "Кеше үзенең милләтен бары тик үзе генә билгели ала”. Әгәр милләтеңне, мәҗбүр итеп, бүтәнчә яздырырга телиләр икән, син аларны судка бирә аласың. Димәк, синең шундый конституцион хокукың бар. Дәүләт тә милләт проблемаларыннан читтә калырга тиеш түгел, ул безнең телебезгә, милләтебезгә яшәү өчен мөмкинлекләр тудырырга тиеш.

Т.Миннуллин: Ләкин безнең дәүләтебез юк. Разил, дәүләте булмаган илдә дәүләт ролен өлешчә гаилә үтәргә тиеш, дип әйттең. Юк безнең дәүләтебез. Без – татарлар бу дөньяда беркемгә дә кирәкмибез, бары тик без үзебезгә генә кирәк. Менә шушы фаҗигадән чыгып, без үз максатыбызны билгеләргә тиеш. Ничек итеп саклап калырга дәүләте булмаган халыкны?! Безне бетерү сәясәте алып барыла. Менә шушы шартларда ничек сакланырга? Еш кына без башкортларны сүгәбез, монда башкорт гаепле түгел. Татарның милли аңы зәгыйфь булганга башкортның ни гаебе бар? Кыйбласыз татар чегән булып та языла ала. Кыйбла гаиләдә тәрбияләнергә тиеш.

Борис Хафизов

Б.Хафизов: Без, дәүләт органы буларак, дәүләт законнары, дәүләт карарлары нигезендә эшлибез. Милләт мәсьәләләренә килгәндә, законнарда әлләни күп язылган дип әйтә алмыйм. Шулай да милләткә кагылышлы пунктлар бар аларда. Мәсәлән, бала туганда аның әти-әнисе үз милләтен күрсәтергә хокуклы. Бу мәҗбүри түгел, "теләге булса” дип язылган законда. Без статистика алып барабыз: бик сирәк кеше генә милләтен язудан баш тарта. Бу яктан нинди дә булса зур проблемалар юк. Быелгы сигез ай нәтиҗәсенә караганда, теркәлгән никахларның 21 проценты – катнаш никахлар дип әйтә алабыз. Гадәттә кыз белән егет теркәлгәндә үз милләтен күрсәтә.

Р. Вәлиев: Сездә статистика бармы: бер милләттә булган кешеләр күбрәк аерылышамы яисә катнаш никахтагылармы?

Б.Хафизов: Менә анысын төгәл әйтә алмыйм. Андый статистика алып барганыбыз юк. Киләчәктә исәпкә алырбыз.

Р.Вәлиев: Татарча музыка уйнатып, милли гореф-гадәтләр белән өйләнешү бармы сездә? Шундый заказлар бирәләрме?

Б.Хафизов: Мендельсон маршы шулай ук закон белән күрсәтелмәгән, димәк, мәҗбүри түгел. Ничек телиләр, шулай эшлибез. Катнаш никахларга килгәндә тенденция ничек соң? Алдагы ел белән чагыштырганда катнаш никахларның саны 6 процентка кимрәк. Былтырның бу чорында 27 процент булса, хәзер 21 процент. Бу тенденцияне берничә ел күзәтеп барабыз. Без моны уңай күренеш дип саныйбыз. Чит ил гражданнары белән теркәлгән никахлар да күп түгел. Сигез айда 342 никах теркәлгән. Бу сан шулай ук елдан-ел кими бара.

Р.Вәлиев: Мең еллар буена безнең татар кешесенең фамилияләре -ов, -ев, -инсыз язылган. Хәзер андый -ов, -ев, -ин дигән кушымчаларны алып ташлап фамилияләр язу күбәяме, кимиме яки шул килеш барамы?

Б.Хафизов: Ул бервакыт күбәйгән иде. Соңгы вакытта кими бара.

Р.Вәлиев: Татарстанның телләр турындагы законы андый мөмкинлек бирә. Безнең республикада теләсә кем телләр турындагы закон буенча ЗАГСта үз фамилиясен -ов, -ев, -ин кушымчасыз гына яздыра ала.

Т.Миңнуллин: Миңа бик кызык тоелды: баланың милләтен күрсәтмәскә була, дидегез. Ул графа буш калса, алар сукбай, урам этләре буламыни?

Д.Исхаков: Милләтсез кеше була инде.

Т.Миңнуллин: Дөньяда андый нәрсә бармы?

Р.Вәлиев: Менә Россиядә җан исәбен алу нәтиҗәләрен карасагыз, анда 1800дән артык халык-кавем бар. Шул исемлектә "без национальности” дип язылганнар да очрый.

Д.Исхаков: Милләтне билгеләүнең катлаулы яклары шактый. Башкортстанда якынча 200 меңләп кеше катнаш никахта: аларның күпчелеге – татар-башкорт никахлары. Ул күптән бара торган процесс. Билгеле, кеше яшәү дәверендә барыбер бер милләтне сайлап ала. Әмма шундый зур масса булганга күрә, милләтне билгеләүдә проблемалар килеп чыга. Кайсы милләтнең мәдәнияте көчлерәк, кеше шул якка авыша. Шуңа күрә Башкортстанда башкорт саны арта икән, үзебездә дә гаеп бар.

Фатих Кутлу

Ф.Котлы: Татарларны авыл саклый дип ишеттек. Ә менә төрек милләтен гаилә саклап калды. Гаиләләр ныклы булганга күрә, милләт бүгенгә кадәр көчен югалтмады. Гаиләнең ныклыгы безнең милләтне бүгенгә кадәр исән-сау китерде. Бездә дини никах белән рәсми никах бер көндә үткәрелә. Хәзерге көндә Төркиядә дини никах шактый гына көчен югалткан. Йә рәсми, йә дини никах белән генә торырга ярамый. Дини никах белән генә төрек милләте яшәми. Шуңа күрә рәсми туйны дини никах белән бер көнгә туры китерәләр, чөнки хатын-кызның хокукларын рәсми никах саклый. Бик нык уйланганнан соң гына өйләнешергә кирәк. Өйләнәсең, кияүгә чыгасың икән, инде үлгәнче газабы булса да яшәргә тиешсең. Гаиләнең төп асылы – сабырлык. Ир – хатынга, хатын иргә түзәргә, сабыр итәргә тиеш. Хатын – үз ягына, ир үз ягына тартканда, гаилә таркала. Сабырлыкның, әлбәттә, әҗере, савабы бар. Ләкин Төркиядә дә, ни кызганыч, соңгы елларда аерылышу процесслары 30 процентка җиткән. Элек гаиләләр зур була иде. Хәзер инде әби-бабайларның роле гаиләдә юк кебек, элек гореф-гадәтне саклап тора иде. Хәзер инде һәркем аерым йортта яши. Шуңа күрә аерылышулар күбәйде. Кешелек кыйммәтләре кими барган саен, андый очраклар да арта. Хәзер Төркиядә телевидениедә "Гаилә суды” дигән атналык сериаллар бара. Чынлыкта булган хәлләрне артистлар башкара. Сәбәпләрне уртага салып сөйләшәләр.

Татарстанда да гаилә журналы, ТВда атналык программалар булса, зыян итмәс иде. Сөйләшә торган уенчыкларны алыйк: бәбиләр уйнаганда кулына курчак алса, ул татарча кычкырмый. Хәзер Төркиядә уенчыкларның бармагына бассаң, төрекчә хикәяләр сөйли, икенче кулына бассаң, төрекчә җырлый, йөрәгенә бассаң, дога кыла. Менә, бөтенесен төрекчә ясап була икән. Бала кече яшьтән үк шул сүзләрне ишетеп тәрбияләнә. Курчакларны да татарча җырлый, сөйли торган итеп ясасалар, тел ягыннан бик файдалы булыр иде.

Р.Вәлиев: Минемчә, төрек җәмгыятенең тагын бер кызык үзенчәлеге бар: сездә кеше иң беренче чиратта үз-үзенә ышана. Ә бездә кеше иң әүвәл дәүләт ярдәменә өметләнә. Дәүләт телне дә үстерсен, сәламәтлекне, пенсияне дә кайгыртсын. Кайсы яктан гына карасаң да, миңа дәүләт ярдәм итәргә тиеш, дип уйлый безнең кеше. Чыннан да, дәүләт ярдәм итәргә тиеш. Ләкин гел дәүләттән генә көтеп утыру да дөрес түгел. Безнең милләтнең иң нык сакланган урыннары – татар авыллары. Гали авылы, Шыгырдан авылы, башка авыллар булсын, Татарстаннан читтәге зур татар авылларында күбрәк дәүләткә түгел, ә үз-үзенә ышанган кешеләр яши.

Расим Хусунутдинов

Р.Хөснетдинов: Мин студент вакытта күп кенә төрек гаиләләренә кунакка баргаладым. Андагы үзара мөнәсәбәтләр бик матур тәэсирләр калдырды. Ләкин болар берсе дә безгә чит төшенчә түгел. Төрек һәм татар гаиләсе бер-берсенә якын: үзара мөлаемлык, дустанә, тату мөнәсәбәт. Хәзерге гаиләгә интернет, телевидение күбрәк тәэсир итә бугай. Абыебызга да, сеңлебезгә дә без бер сүз әйтә алмыйбыз, ә телевидение, интернет нәрсәдер әйтеп тәэсир итеп тора. Ни кызганыч, хәзер әти-әнисен танымаган кешеләр дә очрый. Мин Төркиядә Кайсери дигән шәһәрдә укыдым, анда яшьләр өйләнешкәнче, кияүгә чыкканчы, аларның әти-әниләре каршы тарафның нәсел-нәсәбен бик яхшылап өйрәнә. Ә без моңа бөтенләй игътибар итми башладык бугай.

Т.Миңнуллин: Күптән түгел генә бер туганымның малае өйләнде. Мин туйга чакырылдым. Туйның икенче көнендә икенче бер туганым шалтырата. "Туфан абый, син нигә туйга килмәдең?” – ди. Без ике туган бер туйда булганбыз, бер-беребезне күрмәгәнбез. Чөнки тамада дигән кеше сөйләшергә дә ирек бирмәде.

Ф.Котлы: Монда тамада дигән кеше туйны үзе генә алып бара, бөтен кеше аптырап утыра. Аралашып та булмый туйларда. Югыйсә аралашу чарасы бит ул туйлар. Бер-берен әллә кайчаннан күрмәгән кешеләр очрашырга, сөйләшергә, гәпләшергә тиешләр анда. Шуңа күрә, туйга барсаң, туеп бар, дигән бит мәкаль. Бездә шулай: туңдырма, чәй бирәләр, шунда сөйләшеп утырасың. Өйләнешкәч, нишләптер ир-ат еш кына эчкечегә әйләнә. Ир-атка ышаныч булсын, хатын-кыз ир-атны "басмаска” тиеш. Хатын-кыз гаиләне үз кулына ала да ир-ат ирексездән мескенләнә. Мин берәүләргә кунакка барган идем. Бер ир-ат хатынына таянган да, хатыны турында "ул безнең таянычыбыз” ди. Югыйсә, киресенчә булырга тиеш.

Р.Вәлиев: Ир-атның роле кимүе турында бик дөрес сөйләдегез. Миңа депутат буларак сайлаучылар белән бик еш очрашырга туры килә. Ай саен диярлек Түбән Камага кайтып, сайлаучыларымны кабул итәм. Үз гозерләре белән килгән кешеләрнең 95 проценты – хатын-кыз. Ир-атлар бик сирәк килә. Әйтерсең лә ир-атның бернинди проблемасы юк, бөтен нәрсәсе җитеш. Баласын укырга кертү, эшкә урнаштыру, йортын төзекләндерү – бөтенесе хатын-кыз өстендә. Әлеге баланс бозылу аркасында безнең гаиләләр бик еш таркала.

Гульфия Гайнетдинова

Г.Гайнетдинова: Мин 16 ел буе мәгариф министрлыгында эшләдем. Мәктәптә әллә нинди фәннәр укытабыз, әллә нәрсәләргә өйрәтәбез, тик гаилә корырга гына өйрәтмибез. Гаилә төзү ул – кечкенә дәүләт төзү: аның икътисады, сәясәте, социаль мәсьәләләре бар. Ә гаиләне кем төзи? Егет белән кыз. Без аларны кайда өйрәтәбез? Егет бер һөнәр алу өчен 5-6 ел укый, кыз да шулай. Табиб булырга – 6-7 ел, укытучы булырга 5-6 ел укырга кирәк, ә гаилә корырга укыту, өйрәтү юк. Атнага бер сәгать "гаиләгә әзерлек дәресе” кертик дигән тәкъдим белән министрга да мөрәҗәгать иткән идем. 9 нчы классны бетергәндә һәр бала "гаиләгә әзерлек”тән зачет яки имтихан тотып чыксын. Әмма шунда БДИ мәсьәләсе калкып чыкты. Ул безнең мәгариф хезмәткәрләренә бик зур мәшәкать тудырды. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне мин хәл итә алмадым. Инде министрлыктан китәргә туры килде. Хәзер Казандагы Вишневский урамы, 12 нче йортта "Иман йорты”нда – мөселман йортында эшли башладым. Балаларга, яшьләргә гаилә төзүдә ярдәм итәбез дип белдерүләр элеп, кызларны чакыра башладым. Инде ике ел югары уку йортларында укучы кызларны укытам. Төрле-төрле вузларда укучы 70 кызым бар бүген. Без алар белән атнага бер тапкыр очрашабыз да, өч-дүрт сәгатьсез аерылыша алмыйбыз. Хәзер шуны яхшы беләм: кызлар да, егетләр да гаилә коруга әзер түгел. Кызлар, гаилә төзү – зур проблема ул, дип өйрәтәм мин аларны. Бу – авырлык, җиңеллек түгел. "Яхшы гына егет табып бирегез әле, минем инде бөтен бәхетем шунда”, – дип киләләр яныма. Ак атка атланган патша көтмәгез, дип әйтәм аларга. Барысына сабырлык белән әзерләнегез, дип әйтәм. Без кызлар белән психологик тестлар чишәбез: менә ирең кайтты, ничек каршылыйсың? Алар: "Апа, без ислам нигезләренә, Коръән укырга, намазга мәчет-мәдрәсәләрдә дә өйрәнә алабыз. Сезнең янга гаилә корырга өйрәнергә киләбез”, – диләр. Мәсәлән, кияүгә чыктыгыз икән, егетнең әнисенә юл табыгыз, бүләк алып кайтыгыз, дим. Әмма проблемалар бик күп. Моны мәктәпләргә кертергә һәм югары уку йортларында дәвам итәргә кирәк.

Фарид Уразаев

Ф.Уразаев: Кызганычка каршы, бүгенге татар гаиләсен беркем дә якламый, сакламый. Элек нәсел рухы саклаган. Гаиләнең төп саклаучысы нәсел булган. Ул нәсел системасы, кызганыч, нык җимерелгән. Минем иң курыкканым – яшь ярымлык сабыйны балалар бакчасына илтү. Чөнки анда малайларны, кызларны, гафу итегез, бер "чүлмәккә” утырталар, бер ястыкка яткырып йоклата башлыйлар. Ә борынгы заманда 12 яшькә кадәр малайларны, кызларны аерым тәрбияләгәннәр. Балалар 12 яшенә җиткәч, аларны ярәштерә торган булганнар. Кызганыч, бүген хәлләр башкача. Мин Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар гимназиясен оештырганда аларның уставларын сорап алдым. Уставны методолия үзәге әзерләгән. Анда бик куркыныч бер әйбер күрдем. Анда татар гимназиясендә, башлангыч мәктәптә балаларыбызны рухи-милли дөньяга "чумдырабыз”, дип язылган иде. 12 яшьләр тирәсеннән соң без аны гомумрусия мохитенә, инде соңгы 9-11 классларда гомумдөнья мохитенә чумдырабыз. Бу – коточкыч нәрсә. 12 яшькә кадәр баланы үз мохитендә тәрбияләп, аннан башка мохиткә күчерәсең икән, синең милли мәдәниятең икенче сортлыга әйләнә. Ә мәктәпне бетергәндә дөньякүләм мәдәнияткә күчерсәң, үз мәдәниятең өченче сортлыга әйләнә башлый. Димәк, балаларыбыз мәктәпне бетереп чыкканда, үзенекен беренче итеп түгел, 2 нче, 3 нче сортлы итеп санаячак. Шуңа күрә мин 11 ел буе татар гимназиясенә, төрек лицеена ата-аналар җыелышына фәкать үзем генә йөрдем. Чөнки менә шушы психологик моментларны үз гаиләмдә ипләп кенә нейтральләштереп, ревизия ясап тордым. Алтынчы класска җиткәч, "ата-аналар теләге белән” ипләп кенә фәннәрне урыс телендә укыта башлаганнар. Мин әйтәм: каршы якта русча укыта торган гомуми мәктәп эшли. Кемдер тели икән, баласын шунда илтсен. Әмма безнең татар гимназиясендә андый чатаклыклар бар әле…

Т.Миңнуллин: Бәлки бу махсус эшләнәдер.

Ф.Уразаев: Туфан абый, бу дөньяда күп нәрсә махсус эшләнә. Бүген минем өчен төп сыйфат билгесе – гаиләм, нәселем, туган-тумачаларым. Аннан соң – милләт, милли хәрәкәт. Мин милли хәрәкәткә үз акылым белән килдем. Иртәгә китеп барам икән, кая китте, дип беркем дә сорамаячак. Мин анысын да беләм. Мин мондый халәттә дәүләткә кирәк түгел. Чөнки мин күбрәк үзем өчен, нәселем өчен яшим, киләчәктә картлыгымның бердәнбер гарантиясе – балаларым, оныкларым. Ә дәүләткә бүген эшче кешеләр, солдатлар кирәк. Кызганычка каршы, бу тенденция бик көчле. Гаиләнең дәрәҗәсен көннән-көн төшерү бара. Милләт – тере организм. Аны бүген ничек төзергә мөмкин булса, шулай таратырга да була. Күреп торасыз: татарга карата таркату тенденциясе бара. Милләтне корып булган сыман, таркатып та була һәм бу фәнни нигездә эшләнә. Киләчәктә нинди милләтләр сакланып калыр соң? Беренчесе, теле дин теле булганнар сакланачак. Икенчесе – җир һәм шәһәр культурасында баланс тота белүче милләтләр. Чөнки җир мәдәниятеннән китмәгән халыкларның гына киләчәге бар. Чөнки җир ул – чик буе. Һәрбер кешенең шәхси милке, чиге, ызаны булырга тиеш. Өченчесе – зарури шартлар, ягъни ир-ат һәм хатын-кыз башлангычы. Хатын-кызларыбыз башка милләткә кияүгә чыга икән, милләтебез югалачак.

Т.Миңнуллин: Әле бит глобальләштерү дигән әйбер бар. Ул махсус уйлап чыгарылганмы? Агрессив халыклар, агрессив дәүләтләр уйлап чыгарган нәрсә бу. Аны табигый процесс дип аңлатырга тырышалар. Бу – башка милләтләрне юкка чыгарып, дөньяга үзләре хуҗа булырга теләүчеләр уйлап чыгарган ялган теория. Монда табигатьнең катнашы юк. Табигать ул һәрвакыт төрлелекне яклый.

Р.Вәлиев: һәммәбезнең дә язмышы гаиләгә, милләтебезгә, дәүләтебезгә бәйле. Бу өч төшенчәне һич кенә дә бер-берсеннән аерырга ярамый. Бер Кытай философы моннан мең ел элек, милләтне һәм дәүләтне көчле итү өчен өч нәрсә кирәк, дип язып калдырган. Ул – ныклы гаилә, акыллы, олы максатлы, булдыклы илбашы һәм тырыш халык. Чыннан да, бик дөрес сүзләр бит! Бу мәсьәләләр турында киләчәктә дә сүз алып барырбыз әле. Татар гаиләсен, милләтебез, дәүләтебез язмышын бергә куеп, бер-берсенә бәйләп галимнәребез дә ныклап өйрәнергә тиеш. Безнең "Диалог Авразия” дигән платформабыз киләчәктә дә мондый "түгәрәк өстәл”ләрне "Ватаным Татарстан” белән бергә үткәрер. Сезгә бик зур рәхмәт.

М.Сәфәров: Бүгенге сөйләшүнең темасы бик киңкырлы булып чыкты. Без барыбыз да бер максатта, сорауларга төрле яктан җавап бирергә тырыштык. Бүгенге сөйләшү әле сөйләшүнең башы гынадыр дип уйлыйм.

Рәшит МИНҺАҖ һәм Лениза МӨХӘММӘТҖАНОВА язып алды





Источник: http://dakazan.ru/2010-10-14/kyjjbla-gail%D3%99d%D3%99-t%D3%99rbiyal%D3%99n%D3%99/
Категория: Семья | Добавил: Тсин (20.10.2010)
Просмотров: 5707 | Теги: нация, кыйбла, традиции, семья | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Категории раздела

Учитель!!! [4]
Педагогика [18]
Семья [3]

Наш опрос

Престижно ли быть учителем?
Всего ответов: 71

Статистика



Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Форма входа

Поиск

Block title

Block content